Song: Туган тел Native language
Artist:  (GYLEM)
Year: 2021
Viewed: 30 - Published at: 3 years ago

[1 куплет]
Татар теле минем канымда
Тамырлар аша ага, югарыга
Нәсел агачы җибәрә җәпләрен
Куатне күтәрә һәр яңа көн

Халкым, дөньяныӊ бар ягында
Безнеӊ йоланы саклап, тормышын кора
Туган телдә сөйләшкән бала
Өмет бирә яңа буынга

Милләт эзләрен һәм сукмакларын
Без сакларга тиеш, дәвам итеп юлларын
Тарих битләрен ачып, ашыкмыйча карап чык
Гомер җиӊел генә үтми, тырнак астында балчык

Авыр корал тотып кулга, суыкта төренеп тунга
Халкым барган алга, гасырдан гасырга
Ачлыкта, байлыкта, иректә, читлектә
Ата-бабалар сөйләшкән - Татар телендә!
[Припев]
Татар телендә, татар, татар телендә
Татар телендә, татар, татар телендә
Татар телендә, татар, татар телендә
Татар телендә, татар, татар телендә

[2 куплет]
Татар телендә туганнан ук сөйләшәм
«Сәлам егетләр!» диеп мин дусларыма эндәшәм
Тукта, ашыкма «ГЫЙЛЕМ» керсен башыӊа
Хәзер минем синеӊ өчен дәресем башлана

Юк юк, дәфтәреӊне ачма да
Теләгеӊ булмаса ятлап булмый жиӊел булса да
Минем вазифа, аӊга кереп калырга
Зихенеӊне каушатмыйча туры юлга бастырырга

Туган телен һәр кеше белергә тиеш
Ул безнеӊ алтын һәм көмеш
Ул безне ашаткан жимеш
Авыр чакта кимсетелгән
Тапталып күмелгән
Һәм кире буыннар аша
Орлык сыман усеп киткәп

Безнеӊ кулда, халкыбызныӊ киләчәге
Басуда үскән икмәге, урманда пешкән жиләге
Безнеӊ алда, милләтебез горурлыгы
Идел суы, агымы, гайлә моӊы һәм байлыгы
Шуӊа курә, без алга атлап барабыз
Сүзләребемне тыӊлагыз, дөрес нәтиҗә ясагыз
Оялмыйча, кылтаймыйча, бернәрсәдән курыкмыйча
Тарих битләрен япмыйча без сөйләшәбез татарча!

[Припев]
Татар телендә, татар, татар телендә
Татар телендә, татар, татар телендә
Татар телендә, татар, татар телендә
Татар телендә, татар, татар телендә

Татар телендә, татар, татар телендә
Татар телендә, татар, татар телендә
Татар телендә, татар, татар телендә
Татар телендә, татар, татар телендә

(  (GYLEM) )
www.ChordsAZ.com

TAGS :